Республика халкын "Жемчужина Татарстана 2017" конкурсында катнашучыларны куәтләргә чакыра

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 2017 елның 8 декабрь көнендә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында"Жемчужина Татарстана 2017" IV Республика матурлык конкурсы узачак.

Чараны оештыручылар булып "Жемчужина Татарстана" инвалидларга ярдәм күрсәтү Региональ иҗтимагый оешмасы, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатларның Берләшмәсе, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы; ТР мәдәният Министрлыгы; ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты торды.

Конкурсның финалында Казан, Яр Чаллы, шулай ук Чистай, Кайбыч һәм Менделеевск муниципаль районнарыннан төрле формалы инвалидлыгы булган 10 кыз катнашачак.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана, физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең концертлар залында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International