«Шатлык» приютында Питрәч районы ГБУ БДД бүлеге башлыгы Егорова Т.А. белән очрашу үткәрелде. Татьяна Алексеевна урамда үз-үзеңне тоту буенча төп кагыйдәләрне әйтеп үтте.
Балаларга кыш көнне юл янында таудан шумаска киңәш бирде. Якынлашып килгән транспортның алдыннан, юлны йөгреп чыкмаска һәм кайда туп,велосипедта йөрергә яраклашкан урыннарын әйтте.Җәяүлеләргә һәм автомобиль йөртүчеләргә юлда ориентлашырга булыша:юл билгеләре,светофор һәм юл разметкаларын күрсәтеп үтте.Тәрбияләнүчеләргә кичке вакытта кире кайтара торган ут элементлы кием белән кулланырга кирәклеген искә төшерде.Автомобилләрдә балалар кресласы һәм тотып кала торган җайланмалары кирәклеге турында сөйләде.Балалар бик актив катнаштылар һәм үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен сөйләделәр.Дәреснең йомгаклау өлешендә Татьяна Алексеевна тәрбияләнүчеләргә кире кайтара торган ут брелоклары бүләк итте.Балаларга бик тә охшады,барысы да канәгат калдылар.Юл йөрү кагыйдәләрен истә тотырга сүз бирделәр.