Инвалидлар декадасы уңаеннан интеллектуаль уен

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Нур” яшьләр үзәгендә «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәге яшьләр клубы “Ника” белән берлектә  интеллектуаль уен «Брейн Ринг» булып узды.

    Уенның төп максаты  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру һәм ялын оештыру иде. Чарада 57 кеше катнашты.

Инвалидлар Декадасы кысаларында интеллектуаль уен "Брейн – Ринг” мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, МДУ "Нур" яшьләр үзәге, АНО "Интеллект"  ярдәме белән узды. Уенда алтышар кешедән торган җиде команда катнашты.

  Чара  ахырында елның  иң яхшы капитанын, уенчысын билгеләделәр җиңүче өч командага дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International