Лаеш тернәкләндерү үзәгендә студентлар булдылар

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре янына кунакка Лаеш техник-икътисадый техникумы студент – активистлары бәйрәм программасы белән килде.

Балалар белән бергә Клоун һәм Клоунесса күңел ачтылар, әкият һәм музыкаль чыгышлар, кечкенә сувенирлар бүләк иттеләр.

Социаль педагог Татьяна Сагитова сүзләренчә, мондый бәйрәмнәр төрле яшьтәге балалар арасында барьерсыз мохит оештыруда ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International