Бүген Бөгелмәдә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Республикакүләм зона семинары узды. Чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хезмәтне саклау мәсьәләләрен популярлаштыру һәм куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру максатыннан оештырылды.
Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: хезмәтне саклау эшен оештыру, хезмәтне саклау буенча хисап төзү, хезмәт шартларын бәяләү.
Шулай ук семинарда катнашучылар махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.