"Өмет Яры" үзәге карамагындагыларга волонтерлык хәрәкәте турында сөйләделәр

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Халыкара иреклеләр көне кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль ярдәм алучы балалар өчен волонтерлар белән очрашу оештырылды.

Әлеге чарада иреклеләр хәрәкәтеннән 5 бала һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән 10 бала катнашты.

Волонтерлар хәрәкәте әгъзалары волонтерның эше, иреклеләр хәрәкәте әһәмияте турында сөйләделәр, уңышлары белән уртаклаштылар. Очрашу вакытында перспективалар турында фикер алышынды һәм 2018 елга уртак чаралар планы формалашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International