Инвалидлар Декадасын үткәрү кысаларында Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Волонтер" үзәге активистлары белән бергә Зәмирә янына кунакка барды.
Театр түгәрәге яшь артистлары өстәмә белем бирү педагогы Римма Хабибрахманова җитәкчелегендә "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" музыкаль спектакле күрсәттеләр.
Спектакль 7 яшьлек Зәмирәгә бик ошады. Шулай ук волонтерлар кызга йомшак уенчык бүләк иттеләр.