Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "ДоброДОМ" волонтерлык хәрәкәте һәм "Аллея роз" чәчәкләр салоны вәкилләре булды.
Кунаклар приют карамагындагыларны флористика сәнгате белән таныштырды.
Балалар флорист Татьяна белән композицияләр төзеделәр, ә иң мөһиме - бу бик шәп килеп чыкты! Чара ахырында балалар кунакларга үз куллары белән ясаган чәчәкләр композиция бүләк итте.