"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Старый Дрюш һәм Яңа Бүләк авылларында инвалидлар проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышу буенча "түгәрәк өстәл" утырышы үткәрде.
Чарада инвалидлар оешмасы, пенсия фонды, сәламәтлек саклау, социаль иминият фонды вәкилләре катнашты.
Тукай районы "Шәфкать" үзәге директоры Светлана Шәехова коммуналь хезмәтләргә ташламалар исәпләү өлеше буенча сөйләде. Пенсия фонды бүлеге башлыгы Раил Тимербаев пенсияне баллар системасы белән исәпләп язу турында аңлатма бирде.
Түгәрәк өстәл эше актив рәвештә узды, профильле ведомстволар вәкилләре барлык сорауларга җавап бирделәр.