Инвалидлар Декадасы кысаларында 1-10 декабрь көннәрендә Балтач муниципаль районында чаралар планы расланды. Әйтик, кичә район мәдәният үзәгендә "Бер алыну-узе бер гомер" дигән чара узды.
Чәй табыныннан соң, файдалы мәгълүмат, котлаулар, тематик материаллар урнаштырылган "Наз хэбэрлэре” газетасы таратылды.
Чараның тантаналы өлеше башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильгам Гайнетдиновның сәламләү чыгышы белән башланды. Ул спорт казанышлары өчен Фәнис Сөләйманов (штп Балтач) һәм халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәткән өчен Ранил Гильвановка (штп Балтач) грамота тапшырды.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.