Кама Тамагы районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен адаптация турында фикер алыштылар

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кама Тамагы районында Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Без бер гаилә" дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар да катнашты.

"Богородский рай" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән алып барыла торган эше турында сөйләде.

"Кама таңнары" социаль ярдәм үзәге директоры Елена Трофимова чарада катнашучыларга инвалид балаларны тернәкләндерү турында сөйләде.

Ахырда түгәрәк өстәлдә катнашучылар шундый нәтиҗәгә килдек ки, баланың киләчәге җәмгыятьтә яраклашуына бәйле.

Очрашу ахырында ата-аналар һәм балалар өчен чәй эчү оештырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International