Арча тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс узды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Арча балаларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлеге бик бай һәм күңелле үтә.

Менә бүген дә балаларга Укучылар сараеннан Сабирзянова Миләүшә һәм Хакимова Наталия килделәр.   Алар “Кыш бабай остаханәсе” оештырдылар. Балалар үз куллары белән кәгазьдән төрле чыршы уенчыклары кистеләр, котлау открыткалары ясадылар.

Хакимова Нталия сөйләгән Яңа елны кайда һәм ничек каршылаулары турындагы әңгәмә балалар өчен кызыклы булды.

Мастер – класс соңыннан һәрбер төркем тәрәзәләрен үзләре ясаган уенчыклар белән бизәделәр. , Яңа ел рухы өстәделәр.  Ә укучылар сарае хезмәткәрләре балаларга конвертлар өләштеләр; кыш бабайга теләкләрен язып хат салачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International