Ел башыннан Түбән Камада 142 инвалид эшкә урнашкан

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Чарада «Управление общественного питания Нефтехим» ҖЧҖ, «Камский завод полимерных материалов» ҖЧҖ, «Спецэнергомонтаж» ҖЧҖ, ПАО «Нижнекамскнефтехим», «УЭТП-НКНХ» ҖЧҖ, «Лента» ҖЧҖ кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты.

Эш бирүчеләр китапханәче, менеджер ОТК, инженер-конструктор, маркетинг буенча белгеч, каравылчы (вахтер), техник, кладовщик, гардеробщик, урам себерүче кебек 25 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.

Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында 18,5 меңнән артык мөмкинлекләре чикле кеше яши, шуларның 5375 эшкә урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International