Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагылар өчен Баулы районы туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Музей хезмәткәрләре экскурсия оештырды, аның барышында өлкән яшьтәге гражданнар "Баулы - туган ягым" стационар һәм тарихи экспозиция белән таныштылар.