Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә тернәкләнүчеләр 4нче декабрьдә инвалидлар декадасы кысасында тәрбияче Савайтан Н.В. белән 15 тернәкләнү курсы узучы бала Яр Чаллы картиналар галереясында кунакта булдылар.
Башта экспозициядә булган картиналар белән таныштырдылар, аннары балалар “Картиналы графика” исемле мастер-класста катнаштылар. Балалар станок ярдәмендә бик матур рәсемнәр ясадылар.