"Радуга" үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтергә чакыра

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Динара Хәйретдинова һәм Равия Хәйретдинова шәһәр урамнарында акция үткәрде.

Акциянең максаты – сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дөрес караш тәрбияләү, әхлакый сыйфатлар һәм үзара аңлашу формалаштыру.

Чара барышында шәһәр халкы белән мәгълүмати-агарту әңгәмә үткәрелде, аның барышында алар Халыкара инвалидлар көне тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International