Шушы көннәрдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Нечкәбил" Республика конкурсына йомгак ясалды.
Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире, күп балалы ана Тәнзилә Зәкиева "Комеш Нечкәбил" бәйгесендә икенче урынны яулады.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның финалында 10 Татарстан районнарыннан 13 гаилә катнашты. Катнашучылар балаларны тәрбияләү, гаилә бәхете серләре белән уртаклашты.