Иртәгә, 5 декабрь көнне инвалидлар Декадасы уңаеннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 32 шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак, алар арасында «Мотормежтрансавто» ҖЧҖ, «Казанский завод «Электроприбор», «Генерирующая компания» («Казанские тепловые сети»), «Завод металлической тары» ҖЧҖ, МУП «Казметрострой»,«Татэнергосбыт» АҖ һәм башкалар.
Чара "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Петербург ур., 52.
Чара 09.00 сәгатьтә башлана. Барлык хезмәтләр бушлай бирелә.