Инвалидлар Декадасы кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова Князев урта гомуми белем бирү мәктәбендә тренинг дәрес үткәрде.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 28 балигъ булмаган бала катнашты. Чараның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, гуманлы караш тәрбияләү торды.
Башта темалар буенча фикер алышу үткәрелде.