С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында "Игелек сәнгате" социаль-мәдәни форум узачак

2017 елның 2 декабре, шимбә

3 декабрьдә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Бөтенроссия инвалидлар Декадасына багышланган "Игелек сәнгате" социаль-мәдәни форумы узды.

Программада – сәнгать күргәзмәсе, түгәрәк өстәл һәм мөмкинлекләре чикле булган, шулай ук яшь һәм Казанның танылган музыкантлар, артистлар катнашында хәйрия концерты. Керү ирекле.

12.00 сәгатьтә Камера залында “Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль-мәдәни тернәкләндерү" темасына түгәрәк өстәл узачак. Биредә "Здравушка" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге укытучысы Наталья Волконадская, "Крылья" жестлар белән җырлау ансамбль җитәкчесе Инна Симонова, шагыйрә Александра Кашина, музыкант Алмаз Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашачак. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбарәкшин, ТР мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм мәгариф бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова тора.

13.00 сәгатьтә форум кунакларына мөмкинлекләре чиклеләрне һәм танылган музыкантларның концерты тәкъдим ителәчәк. Программада төрле жанрлар һәм стильләрдә музыка.

«Дари добро” ("Яхшылык өләш") күргәзмәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең картиналары һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк.

Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, С. Сәйдәшев исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Зур концертлар залы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International