Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә мәгънәле көннәрнең берсе булып тора. Ул тагын бер кат игътибарга һәм ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ кешеләргә безнең гомуми җаваплылык турында искәртеп уза.
Татарстанда 287 меңнән артык инвалид яши, шуларның 14,7 меңе балалар. Безнең республикада мөмкинлекләре чикләнгән затларга барлык социаль ярдәм чаралары каралган. Мәгариф, препаратлар, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларга юлламалар бирү, инвалидларны эшкә урнаштыруга зур игътибар бирелә.
Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикле гражданнарга хезмәт күрсәтү дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре челтәре эшләп килә. Белгечләр үз эшендә күп төрле технологияләр һәм методикалар куллана.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларында 3873 инвалид яши. Тернәкләндерү үзәкләрендә якынча 13 мең инвалид, шул исәптән 6 мең инвалид балага тернәкләндерү хезмәте күрсәтелә.
Даими карап торуга мохтаҗ булган балалар тәрбияләнүче гаиләләргә өйдә социаль-педагогик ярдәм күрсәтелә. Безнең белгечләр ата-аналарга балаларны аралашу һәм шәхес буларак үстерүгә юнәлдерелгән төп күнекмәләрне үзләштерергә булыша. Бүгенге көндә әлеге хезмәт 670 гаиләгә күрсәтелә, аларда 678 инвалид-бала тәрбияләнә.
Һичшиксез мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эш белән тәэмин итү эшенә дә зур игътибар бирелә. Ел башыннан Татарстан Республикасында эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәме белән 2122 инвалид эш тапты. Моннан тыш, без ел саен инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре күрсәтүгә юнәлдерелгән эш нәтиҗәлелегенең үзгәрешләрен күзәтәбез.
Бүген дәүләт алдында мөһим бурыч тора – инвалидларга барлык өлкәләрдә дә тигез мөмкинлекләр булдыру. Татарстан беренчеләрдән булып "Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашырырга кереште. Барлыгы 2011-2017 елларда республикада 872 объект җайлаштырылды, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 2,6 миллиард сум акча бүленеп бирелде.
Шулай ук, Татарстанда мөнәсәбәтара киртәләрне бетерү өлешендә дә масштаблы эш башкарыла. Инвалидлар, инвалид балалар һәм аларның яшьтәшләре катнашында төрле , фестиваль, бәйге, ярышлар, мотивацион очрашу һәм башка чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Казанда инде елдан артык "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе эшли. Моннан тыш, ел саен инвалид хатын-кызлар арасында "Жемчужина Татарстана" конкурсы, "Игелек сәнгате" социомәдәни форумы, "Возьмемся за руки, друзья" физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестивале үткәрелеп килә.
Шунысы куанычлы, елдан-ел республикада тулы канлы тормыш белән укырга, эшләргә, спорт, музыка һәм иҗат белән шөгыльләнергә, иҗтимагый оешма эшчәнлегендә актив катнашырга омтылган инвалидлар саны арта.
Бу әһәмиятле көндә чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, күңел көрлеге, тынычлык һәм иминлек телим!