“Шатлык” приютында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2017 елның 1 декабре, җомга

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Үткәрелгән чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ул балаларда кызыксыну уятты. Дәрестә аларның сәламәтлеккә карашын, мөһим кагыйдәләрне беләләрме, аларны даими үтәп баралармы шул турыда фикер алыштылар. Шулай ук сәламәтлекне саклаучы һәм җимерүче гадәтләр турында да сөйләштеләр.

  Мондый дәресләр балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыра.Куелган сорауларга төгәл җаваплар алынды Балаларга элеге чара бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International