"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Культура старости: диалог поколений» проектын гамәлгә кертә.
Бүгенге көндә өлкән яшьтәге гражданнар арасында буклетлар эшләнде һәм таратылды. Өлкәннәргә һәм инвалидларга вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан "Тәтеш балкышы" үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә “Картлык-шатлык" телефон линиясе ачылды.
Әлеге проект кысаларында ел дәвамында тикшеренү эше, төрле конкурслар, шулай ук практик һәм теоретик дәресләр үткәреләчәк.