"PROFF-навигатор" проекты кысаларында "Шатлык" балалар бакчасында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты чара үткәрде.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече мәктәпкәчә балаларга нәрсә ул һөнәр дигән сорауга җавап бирде, ә алар киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләде.
Чара барышында балалар уеннар уйнадылар, һөнәрләр турында мультсериал карады.
Очрашу ахырында тәрбияләнүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде.