Чистайда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча зона семинары узды

2017 елның 1 декабре, җомга

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хезмәтне саклау һәм куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру максатыннан Чистайда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Республика зона семинары узды.

Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: хезмәтне саклау эшен оештыру, хезмәтне саклау буенча чараларны планлаштыру, хезмәтне саклау буенча идарә итү системасы нигезләмәләрен куллану.

Шулай ук семинарда катнашучылар махсус кием, аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары бирү буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International