Зәй районында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны, наркотикларны куллануны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсмерләр арасында хокукый белемнәрен формалаштыру шәһәр атналыгы оештырылган.
Атналыгы кысаларында "Шатлык" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә төркемле чара уздырылган. Очрашу "Танышу" дигән уен белән башланып ките. Балалар бер-берсе белән танышты, үзе турында сөйләделәр.
Алга таба балаларга "Минем куркынычсызлык" темасына дискуссия тәкъдим ителде.
Чара ахырында белешмәлекләр тапшырылды.