#ЩедрыйВторник хәйрия хәрәкәте кысаларында "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре хәйриячелек өлкәсендәге партнерларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Социаль-мөһим чаралар үткәрү һәм социаль проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек өчен рәхмәт хатлары түбәндәгеләргә тапшырылды: Тәтеш район "Татарстан республикасы инвалидлар җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Тәтеш җирле оешмасы.
Рәхмәт хаты, шулай ук, "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре Тәтеш территориаль үзәгенә дә тапшырылды.