Балтач районында "Юмарт сишәмбе" Хәйрия кампаниясе уза

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

"Юмарт Сишәмбе" кампаниясен үткәрү кысаларында Кушкетбаш авылында ялгыз яшәүче Асия Муллагалиевага хәйрия ярдәме күрсәтелде.

Ялгыз яшәүче өлкән кешенең яшәү шартларын яхшырту өчен иганәчеләр иске түбәне яңага алыштырдылар.

"Уңыш" ҖЧҖ профнастил белән тәэмин итте, Югары Субаш авыл җирлеге хезмәткәрләре төзүчеләрне тапты.

"Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сөйләвенчә, киләчәктә пенсионерның йен җылыту планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International