Бөгелмә "Ялкын" приюты "Юмарт сишәмбе" инициативасына кушылды

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Юмарт сишәмбе" халыкара хәйрия хәрәкәтенә кушылды һәм "Кыңгырау" 18 нче балалар бакчасы белән берлектә флешмоб оештырды.

Матур девиз белән яшь ялкынлылар чараны башлап җибәрде. Балалар рәхәтләнеп музыкаль-бию уеннары уйнадылар, җырлар, шигырьләр сөйләделәр.

Чара ахырында балалар бүләкләр белән алмашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International