"Мәрхәмәт" тернәкләндерү үзәгендә әниләр өчен чара оештырылган

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бүген Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган чара узды.

Балалар шигырьләр һәм җырлар башкарды, ә әниләр күңелле конкурсларда катнашты.

Яшь артистлар үзләренең музыкаль номерларын күрсәтте.

Музыка җитәкчесе Ленара Баймиева сүзләренчә, чара-аналарга һәм балаларга бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International