Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Әниләр Көненә багышланган чара үткәрде.
Шулай итеп, микрорайон халкы өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Әниләр өчен төрле күңел җырлар, шигырьләр яңгырады. Катнашучыларны "Лениногорск шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова да котлады.
Волонтерлар социаль хезмәткәрләр белән берлектә акция дә үткәрде. Шәһәр урамнарында хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар.