«Школа родительского всеобуча» программасы кысаларында Минзәлә комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әниләр Көненә багышланган бәйрәм уздырды.
Бу бәйрәмдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталия Кудряшова социаль хезмәтләр алучы балаларның әниләре белән психологик күнегүләр үткәрде. Әлеге күнегүләр барышында, балалар социаль педагог белән бергә үз кулларың белән әниләре өчен бүләкләр ясады.