Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаганнарга толерантлык турында сөйләде

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Балаларга карату мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны профилактикалау буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы уен тренингы үткәрде.

Чарада катнашучылар арасында социаль куркыныч хәлдә булган һәм социаль җайлашуда авырлыклары булган гаиләләрдән балалар булды.

Әлеге тренингның максаты булып балаларны "толерантлык" төшенчәсе белән таныштыру торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International