Әниләр Көнен бәйрәм итү уңаеннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре "Альфа" мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә чара үткәрде.
Чара инвалид балаларның социаль-мәдәни җайлашу, балалар-ана мөнәсәбәтләре гармонияләштерүгә юнәлдерелгән иде. Биредә социаль ярдәм алучы 30 гаилә катнашты.
Аниматорлар балалар өчен бик күп күңелле уеннар, викториналар һәм музыкаль конкурслар әзерләделәр. Әниләр һәм балалар биеде, яраткан җырларын башкарды. Аннан балаларга үз әниләрен бәйрәм белән котларга тәкъдим ителде. Балалар шигырьләр укыды, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.