“Мәктәп укучыларының һөнәри үзбилгеләнеше” программасын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск №13 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен район предприятиеләренә һөнәри юнәлеш бирү экскурсия оештырылды.
Башта укучылар ШЭ "Тукаев" икмәк пешерү йортында булды. Аннан соң, Тимяшево авылында №3 скважинасында булдылар. Биредә укучылар Татарстан Республиканың нефть тармагы тарихы турында белделәр.
ДОСААФ автомәктәбендә дә мәктәп укучыларын бик кунакчыл каршы алдылар. Учреждение хезмәткәрләре укучылар өчен экскурсия оештырды. Укучылар автотранспорт урынында булдылар, машина йөртү күнекмәләрен үзләштерү мәйданын карадылар.