Арча тернәкләнү үзәге карамагындагылар түбәтәй ясау процессы белән танышты

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Арча тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар Арча шәһәренең көнбатыш ягында яшәүче өендә түбәтәйләр тегүче Фирдия ханым да кунакта булдылар.

Фирдия ханым килгән кунакларны якты йөз белән каршы алды. Үзенең  оста- ханәсе белән таныштырды. Балаларга түбәтәй тегү серләре белән таныштырды. Түбәтәй оешып әзер булганчы ни хәтле эшләү этапларын узасы бар икәнен аңлатты.   Фирдия кисү, сыру, чигү, калыплау  тәртибе белән таныштырды.

Үзәктә мондый   очрашулар   гадәткә кереп бара. Алар балалар өчен тәрбия чарасы булып тора, коллективта үз урыннарын табарга, матурлыкны, гүзәллекне күрергә ярдәм итә.Белемнәрен практик тормышта кулланырга, киләчәктә профессия  сайларга  ярдәм итә.

 Балалар очрашудан аерым бер күңел күтәренкелеге, энергия алып саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International