Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Тукта ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясенә багышланган чара узды.
Әлеге чараның максаты булып ВИЧ-инфекциясе һәм Спид проблемасына игътибарны юнәлтү торды. Оештыручылар тернәкләнүчеләргә әлеге авырудан яклану турында дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерергә тырышты.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында Кукмара район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Рамил Мохтаров чыгыш ясады.