Азнакай мәктәп укучылары предприятияләр белән таныша

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

“Һөнәргә старт” исеме астындагы һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында “ 2014-2020 нче еллардаТатарстан Республикасында эшче һәм инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрү программасын тормышка ашыру максатыннан Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре мәгариф идарәсе белән берлектә  шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен “Азнакайнефть” идарәсенә экскурсияләр оештырды. Программага түбәндәге урыннар кертелгән иде: нефтьчеләр музее, Татнефть кадрлар әзерләү үзәге, шулай ук ГЗНУ-37 һәм КНС-48 белән танышу.

Экскурсия барышында укучылар җитештерүне оештыру, хәзерге заман шартларында эшнең куелышы белән танышалар, шулай ук төрле һөнәр ияләренең әшчәнлеген күзәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International