Кичә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы Хатын-кызлары" җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә халыклар дуслыгы Йортында "Әниләр көне" дигән чара оештырды.
Чара барышында берничә аудиториядә төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар оештырылды.
Шул ук вакытта әниләр яңа сәләтләр үзләштерде, балалар "Карнавал" курчак театры спектаклен карады, рәсем конкурсында катнаштылар.
Балалар да, олылар да уңай эмоцияләр алды.