Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыруга бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан файдалануны тикшерү максаты белән "АППАК" ҖЧҖенә барды.
Әйтик, машина белән сыер саву эш урынына күп балалы ана эшкә урнаштырылган. "АППАК" ҖЧҖ эш урынын җихазландырды, махсус сыер саву аппараты сатып алды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "АППАК" ҖЧҖенә комиссия эш урыны төзелгән шартнамә буенча тәлапләргә туры килә дигән бәяләмә бирде.