"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясы белән танышуын дәвам итә

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

"Кояшлы шәһәр" патриотик тәрбия бирү буенча программа кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җирле элемтә бүлекчәсендә булдылар һәм почтальон һөнәре белән таныштылар.

Экскурсия балаларның социаль өлкә һөнәрләре турында белемен арттыру, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Почта элемтәсе операторлары экскурсия үткәрде, балаларга почтальон эшенең нечкәлекләре турында сөйләде. балаларда башка шәһәрләргә посылка җибәрү аеруча кызыксыну уятты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International