Балалы гаиләләргә, социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле практикалар Комплексын үстерү буенча чаралар тормышка ашыру кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетының "Швейное дело" юнәлеше буенча дәресе узды.
Шушы көннәрдә үзәк психологы Ләйсән Насыйрова “электр тегү машинасында тегү” темасына практик дәрес уздырды, анда төрле категория гаиләләрдән 4 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес барышында балаларны тегү материаллары һәм инструментлары белән таныштырдылар. Зур игътибар электр тегү машинасын куллану кагыйдәләрен үтәүгә бирелде.