Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар йолдызлар белән дуэтта чыгыш ясадылар

2017 елның 24 ноябре, җомга

Кичә Казанда әниләр һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Үзенчәлекле балаларның аналарына” дигән хәйрия концерты узды.

Чараны "Нарасый" ДЦП һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозулары белән авыручы балаларга ярдәм итү” Фонды оештырды.

Татар эстрадасы йолдызлары белән дуэтта физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыгыш ясадылар. Артистлар татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды.

Шунысын да әйтергә кирәк, җыелган чаралар "Солнечный" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачу өчен кулланылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International