Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Лариса Сабирова бәйрәм чарасы үткәрде.
Чараның максаты булып өлкәннәр һәм балаларны бәйрәм тарихы белән таныштыру торды.
Чарага 11 балигъ булмаган бала һәм 5 әни чакырылган иде. Балалар такмаклар сөйләде, биеде һәм табышмакларга җавап бирде, ә әниләр конкурсларда катнашты.