Әниләр Көне алдыннан Апас районы "Рамазан" мәчетендә асрамага бала алган әниләр катнашында чара узды.
Чараның максаты булып җәмгыятьтә хатын-кызлар-әниләрнең ролен күтәрү, җаваплы әти-әниләргә ярдәм итү торды.
Чара район мөслимәләр берләшмәсе җитәкчесе теләктәшлегендә оештырылды, түгәрәк өстәл артында чәй табыны белән һәм төрле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.