2017 елның 24 ноябрь көнендә Буа ветеринария техникумының Ресурс үзәге базасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле практикалар Комплексын үстерү буенча чаралар гамәлгә ашыру кысаларында зона супервизиясе узды.
Төп максаты- һөнәри компетенцияне күтәрү һәм белгечләргә методик ярдәм күрсәтү.
Чарада Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнары социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белгечләре катнашты.
Супервизияне сәламләү сүзе белән "Гаилә" үзәге директоры урынбасары Гафурова Ләйсән башлап җибәрде. Чара планы буенча авыр тормыш хәлен җиңеп чыккан гаиләләр турында видеороликлар күрсәтелде.