Әниләр Көне алдыннан Балтач Мәдәни үзәге сәхнәсендә "Газиз әниләр" конкурс үткәрелде, анда 15 лаеклы күп балалы әниләр көч сынашты.
Беренче команда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, икенче команда18 яше тулган балалар тәрбияләүче һәм өченче команда балалар инде үз гаиләләрен булдырган әбиләр.
Жюри әгъзалары ветераннар җәмгыяте рәисе Рифат Абдуллин, "Әтиләр Союзы" рәисе урынбасары Рафис Хәкимов һәм муниципаль хезмәткәр Лейля Низамиева составына барлык катнашучыларны да лаеклы бәяләделәр.
"Ин ягымлы әни" номинациясендә 1 команда, "Иң унган әни" номинациясендә 2 команда, "Иң тапкыр әни" номинациясендә 3 команда җиңде.
Аннары барлык әниләрне Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм белән котлады.