Әниләр көне кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Теньки авылы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әниләр Көненә багышланган чара үткәрде.
Гөлсинә Сафина җитәкчелегендә социаль хезмәткәрләр үзәк карамагындагылар өчен үз куллары белән открыткалар ясадылар. Һәр социаль хезмәткәр саулык-сәламәтлек, муллык һәм гаилә бәхете теләп, котлау открыткалары тапшырды.