"Өмет Яры" үзәге белгечләре Әниләр көненә багышланган чара үткәрде

2017 елның 24 ноябре, җомга

Әниләр Көне алдыннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре әниләр белән гаилә фотографияләре плакаты һәм фотокүргәзмәсе оештырды.

Чараның максаты – гаилә кыйммәтләрен формалаштыру, аналарга карата җылы мөнәсәбәтләр булдыру.

Балалар әниләренең фотосурәтләреннән плакат ясады. Эш барышында алар үзләренед әниләре турында сөйләде.

Чара ахырында белгечләр һәр балага әниләренең фотоларын бүләк иттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International