Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәт яшәү рәвеше" исеме астында танып белү квест-уены үткәрелде.
Төркемнәргә бүленеп, ярышларда катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, дөрес туклана белергә һәм үзенең көн режимын төзергә өйрәнде.
"Нәкъ менә яшьтән үк сәламәтлек потенциалы барлыкка килә", - дип ассызыклады чараның мөһимлеген социаль педагог Татьяна Сәгыйтова.